Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Зәйдә өлкәннәр өчен махсус акция оештырыла

1нче октябрь – Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан Зәй үзәк дәваханәсе бу көннәрдә олы яшьтәгеләрнең саулыгын кайгыртуга аеруча игътибар бирү уңаеннан төрле сәламәтлек акцияләре үткәрә. Шундыйларның берсе соңгы вакытта респиратор вируслы инфекция таралу куркынычы арту сәбәпле гриппка каршы вакцинация ясату белән бәйле.

26,27,28 сентябрь көннәрендә шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда махсус транспорт чарасында өлкәннәргә  кан басымын үлчәтү, кандагы кислород торышын билгеләү, гриппка каршы вакцинация ясату мөмкинлеге тудырыла. 
Бүген әлеге акциянең беренче көнендә ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Алена Павлова кан басымнарын, сатурацияне үлчәде, сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр язылган буклетлар бирде, сораулары булучылар белән аралашты. Ә процедуралар үткәрү кабинеты шәфкать туташы Фирдәүсә Галләмова үзен яхшы хис итүчеләргә гриппка каршы прививка ясады. 


“ 50 “Совгрипп” вакцинасын махсус холодильник сумкада алып чыктык. Укол ясау урынын да берничә кабат чистартып, тиешле таләпләргә туры китердек. Ачык һавада прививка ясатудан куркырга урын юк”, - диде ул. 


Ә өлкәннәр мондый мөмкинлектән акциянең беренче көнендә үк бик теләп файдаландылар. Барлыгы 23 кеше вакцинация ясатты. 


- Мин һәр ел саен гриппка каршы прививка ясатам, шуңа да инфекция эләктерсәм дә җиңел кичерәм. Безнең яшьтә саклану бик кирәк, - диде 79 яшьлек Раиса Бурунбаева. 


Ә иртәгә сәламәтлек акциясе физкультура-сәламәтләндерү (бассейн) комплексы каршындагы мәйданда оештырылачак. 

 

Айгөл Яруллина фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев