Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйдә өлкән яшьтәге авыл халкы диспансеризация узуын дәвам итә

Зәй шәһәренең «Радость» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге район үзәк дәваханәсе белән берлектә, ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, диспансеризация узу максатында, шәһәр поликлиникасына алып киләләр.

Күп кенә өлкән яшьтәге гражданнар сәламәтлек белән бәйле проблемалар яки транспорт булмау аркасында медицина учреждениеләренә мөстәкыйль йөрүдә кыенлыклар кичерә. Махсус машиналарда йөртү  әлеге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә һәм медицина хезмәтләреннән тигез файдалануны тәэмин итә. Диспансеризация авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә, бу дәвалауның нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра һәм катлауланулар куркынычын киметә.

2025 елда район үзәк дәваханәсенә  диспансеризация узу өчен «Радость» үзәгенең махсуслаштырылган автотранспорты белән Зәй районының 900 өлкән кешесе китерелгән, алар арасында 70 кеше инвалид. 

2026 елда тагын 850 өлкән яшьтәге авыл кешесен диспансерлаштыру өчен дәваханәгә  китерү планлаштырыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев