Зәйдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен сәламәтлек саклау өлкәсендә тырыш эшләүчеләр хөрмәтләнде
Зәй үзәк дәваханәсендә узган елда сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгак ясауга багышланган медицина советында бертөркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы чарада район җитәкчелеге белән берлектә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Зәй буенча куратор Түбән Кама дәваханәсе баш табибы Руслан Вәлиев та катнаштылар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасына Имәнлебаш ФАПы фельдшеры Гөлназ Хәсәнова, үзәк дәваханә терапевты Эльмира Садриева, министрлык Рәхмәтенә табиб-эндоскопист Шамил Гаджикадиев, балалар поликлиникасы шәфкать туташы Дилә Мөхәммәтҗанова лаек булдылар.
Район башлыгы Мактау грамоталары табиб-гинеколог Ирина Федоровага, поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Наталья Смирновага, фельдшер — лаборант Гөлзия Миннебаевага тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатын хирургия бүлеге шәфкать туташы Гөлназ Софина алды. Тагын бертөркем медицина хезмәткәрләренә үзәк дәваханә баш табибы Мактау грамоталары бирелде.
Руслан Вәлиев эшлекле, дустанә мөнәсәбәтләрдә эшләгән өчен Зәй үзәк дәваханәсенә коллективына рәхмәт белдерде һәм баш табиб исеменә Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук ул нәтиҗәле хезмәтләре өчен поликлиника мөдире Ирина Исаеваның да эшен югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев