Новости Заинска 18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйдә медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Медицина хезмәткәре көненә багышланган чара «Энергетик» Мәдәният сараенда узды.

Район башлыгы Разиф Кәримов, район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов ак халатлыларга котлау сүзләре җиткерде.

Бәйрәм барышында иң яхшы табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Табиб педиатр Галина Абрамова, Бохарай фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зинаида Чернова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Табиб-гинеколог Ирина Исаева, анестезиология-реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Валентина Фәрхетдинова, поликлиниканың медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Регина Галимовага Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде.

Зәй районы сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен оештыру-методик бүлек мөдире, табиб-статистик Луиза Вәлиуллина һәм поликлиниканың терапия бүлегенең шәфкать туташы Наталья Илехметкина Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның Рәхмәт хатына ия булдылар.

Коллективның профсоюз тормышында актив катнашкан өчен баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Вадим Усманов, анестезиология-реанимация бүлеге табибы-реаниматолог Денис Самохин, табиб-терапевт Луиза Идиятова, табиб-невролог Александр Мороз, кадрлар бүлеге башлыгы Анастасия Ахунова, Югары Баграж фельдшер-акушерлык пункты мөдире Людмила Тугашева, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Александр Журавлев, хирургия бүлегенең шәфкать туташы Надежда Маряшинага РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының беренчел оешмасы Мактау грамотасы тапшырылды.

Чара барышында шулай ук бер төркем хезмәтәр район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, район үзәк дәваханәсе баш табибы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бәйрәмне «Энергектик» мәдәният йорты коллективларының иҗади чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев