Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Зәйдә кызамык авыруы таралуга юл куелмады

Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүмат буенча, бер бала кызамык белән авырды. Ул әлеге йогышлы авыруга каршы вакцинация үтмәгән булган.

«Әлеге вируслы инфекцияне ачыклауга безнең хезмәткәрләр авыручы баланың кемнәр белән контактта булуын ачыкладылар. Бала белән элемтәсе булган һәркем карантинга куелып участок табибы күзәтүендә торды. Инде 21 көн вакыт үтте, карантин бетте. Башка авыручы кешеләр ачыкланмады. Вирус таралуга юл куелмады. Ә иң мөһиме һәркемнең, бигрәк тә балаларның тиешле планлы прививкалар алуы кирәк. Балагызны һәм үзегезне куркыныч астына куймагыз», — ди үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев