Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйдә гриппка каршы вакцина ясый башладылар

Зәй үзәк дәваханәсе халык саулыгын кайгыртып, гриппка каршы прививкалар ясау кампаниясен башлап җибәрде.

Белгечләр әйтүенчә, хәзер халыкка прививка ясатырга иң кулай вакыт, чөнки иммунитет ике атна дәвамында формалаша. Иң беренче булып вакцинаны баш табиб Айдар Фатыйхов үзе ясатты. 
“Грипп — куркыныч вируслы авыру, ул җитди ялкынсынуларга китерергә мөмкин, бигрәк тә балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә аны тиз арада ясатырга кирәк. Вакцинация беренчедән,  инфекция йоктыру куркынычын киметә, икенчедән, авырган очракта аның барышын җиңелрәк кичерүгә китерә, өченчедән, без әле әйләнә-тирәдәге медицина күрсәтмәләре буенча прививка ясарга ярамаучыларны да үз гамәлебез белән сакларга бурычлы”, - ди баш табиб.
Быел Зәй районына дүрт валентлы вакцина гамәлдә, ул берьюлы дүрт штамм грипптан саклый. Шулай ук пневмококк инфекциясеннән прививка ясау мөмкинлеге дә бар, аны 5 елга бер тапкыр ясарга тәкъдим ителә.
Вакцинация ясату аеруча мөһим булган категорияләр:
• балалар һәм яшүсмерләр;
• йөкле хатыннар;
• 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
• медицина хезмәткәрләре;
• хроник авырулардан (диабет, астма, йөрәк авырулары һ. б.) интегүчеләр.
Вакцинация өчен Зәй үзәк дәваханәсенең  прививка ясау  кабинетына яки яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка бушлай һәм берничә минут кына вакытны ала.
 "Грипп даими рәвештә мутацияләнә, шуңа күрә аңа иммунитет тотрыклы түгел. Прививкадан соң иммунитет  формалашу өчен ике атна вакыт кирәк. Кагыйдә буларак, авырулар салкыннар башлану белән арта, шуңа күрә алдан ук вакцинация үтү яхшы,” — дип билгеләп үтә Айдар Мөхәммәтнурович.

Айгөл Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев