Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйдә ашыгыч хирургия темасына сөйләштеләр

Зәйдә кичектергесез хирургиянең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

Чарада тәҗрибә уртаклашу, яңа методикалар һәм медицина ярдәме сыйфатын яхшырту өчен Татарстан Республикасының әйдәп баручы белгечләре катнашты.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район  үзәк дәваханәсе  баш табибы Айдар Фатыйхов мөрәҗәгать итте:

"Конференция  һөнәри белемнәрне күтәрергә һәм нәтиҗәле тәҗрибә алмашуны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Ул безнең республикада хирургия ярдәмен үстерүгә өлеш кертер һәм төп бурычка — пациентларга вакытында һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүгә ярдәм итәр дип ышанам”, - диде ул.

Төп спикерларның берсе, КДМУның хирургия кафедрасы мөдире, Татарстан хирурглар җәмгыяте рәисе Дмитрий Красильников чыгышында үз тәҗрибәсеннән кайбер алымнар белән уртаклашты. 2011 елда ул республикада беренче тапкыр бавыр трансплантациясен үткәргән, ә бүген аның клиникасында ел саен дистәләгән шундый операцияләр башкарыла.

"Без инде 250дән артык бавыр трансплантациясе уздырдык, шул исәптән катлаулы сплит-күчереп утыртулар да бар. Бездә 25 елдан артык әлеге юнәлештәге көчле  команда эшли. Алга китеш сизелерлек", - дип билгеләп үтте ул.

Дмитрий Красильников Зәй хирургы Магомед Мурзаговның да эшен аерым билгеләп үтте.

"Кайвакыт, катлаулы операция вакытында ул миңа төнлә дә шалтырата, һәм без бергәләп чишелеш эзлибез. Мондый хезмәттәшлек бик яхшы нәтиҗәләр бирә", - дип ассызыклады ул.

Магомед Мурзагов та уникаль операцияләр уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, шул исәптән эрозияләнгән кан тамыры булган пациентканы коткаруын искә алды. 

"Без планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтәбез. Тирәнтен тикшерү кирәк булса, пациентларны Түбән Камага яки Казанга җибәрәбез, әмма зәйлеләр база ярдәмен шунда ук алалар", - диде ул.

Бу теманы дәвам итеп, республика клиник дәваханәсе кан тамырлары хирургы Александр Максимов, дәвалауның уңышы федераль үзәкләрдән генә түгел, ә район хирургларыннан да тора, дип билгеләде:

"Уңышның 50% ы-пациентларны вакытында җибәрү һәм операциядән соң дөрес адәвалау. Шуңа күрә мондый конференцияләр бик мөһим", - диде. 

Республика балалар клиник дәваханәсе хирургы Виктор Морозов исә 3 яшькә кадәрге балаларда аппендицит үзенчәлекләре турында сөйләде:

"Кечкенә бала симптомнарны тасвирлый алмый, шуңа күрә диагностика катлаулырак. Заманча методлар — УЗИ, КТ, эндоскопия — хаталарны булдырмаска ярдәм итә”, - дип билгеләде.

Конференциядә шулай ук аяк-кулларның кискен ишемиясен дәвалау алгоритмнары, сары авыруы,  Бурхаве синдромы, колопроктологиядә кискен дивертикулит буенча да  фикер алыштылар. 

Конференция Татарстанда хирургия ярдәмен үстерүдә мөһим адым булды, ул белгечләрне тәҗрибә уртаклашу һәм катлаулы медицина мәсьәләләрен хәл итү өчен берләштерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев