Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Зәйдә 4000гә якын кеше тирәнтен диспансерлаштыру узган

Тирәнтен диспансерлаштыру гадәтидән аерыла. Ул ковидтан соң мөмкин булган катлаулануларны ачыклауга юнәлтелгән.

Табиблар чирләрне иртә стадиядә ачыклауда һәм вакытында дәвалауда нәкъ менә диспансеризациянең роле зур дип саный. Диспансеризация программасы кысаларында һәр кеше түләүсез медицина тикшеренүе үтәргә һәм квалификацияле белгеч киңәшләре алырга хокуклы.


Агымдагы елда район үзәк дәваханәсендә 2125 өлкән кеше һәм 9667 балигъ булмаган бала — профилактик тикшерү, 11033 кеше — диспансеризация һәм 3894 кеше тирәнтен диспансерлаштыру узган.


Тирәнтен диспансерлаштыру кем өчен билгеләнгән? Аны кайда һәм ничек узарга була?


-2021 елның июленнән коронавирус белән авырган пациентлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру каралган. Чөнки коронавирус инфекциясе организмның барлык системасына тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары ягыннан үзгәрешләр иң еш теркәлә. Диспансерлаштыруның төп максаты — коронавирус инфекциясе белән бәйле үзгәрешләрне ачыклау, өзлегүләргә юл куймау һәм реабилитацияне дә кертеп, кирәкле медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү, — ди район үзәк дәваханәсенең профилактика кабинеты шәфкать туташы Регина Галимова.


Тирәнтен диспансерлаштыруны коронавирустан савыкканнан соң, ким дигәндә, ике ай вакыт үткәч, 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үтәргә мөмкин.


«Тирәнтен диспансерлаштыру ике этапта уза. Беренчесе җиде тикшеренүне үз эченә ала: гомуми һәм биохимик анализлар, канның кислород белән туенуын үлчәү (сатурация), 6 минутлык йөреш белән тест, спирометрия, күкрәк читлеге рентгены, терапевт кабул итүе», — ди Регина Михайловна.


Йогышлы булмаган хроник авыруларның таралу һәм арту куркынычы күзәтелгәндә, шулай ук диагнозны ачыклау максатыннан, табиб-белгечләр тарафыннан өстәмә тикшерүләр уздыру өчен граждан икенче этапка җибәрелә.


Диспансерлаштыруның икенче этабы түбәндәгеләрдән тора: эхокардиография, үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү, аяктагы кан тамырларын дуплекс сканерлау. Әлеге тикшеренүләр беренче этапта анализларында үзгәрешләр булганда гына уздырыла.


Тирәнтен диспансерлаштыруны дәүләт хезмәтләре порталында язылу буенча үтәргә мөмкин, яисә поликлиниканың беренче катындагы профилактика кабинетына килеп, шул ук көнне тикшерү узарга була.


«Планлы һәм тирәнтен диспансерлаштыруга җиңел карарга ярамый, бу авыруны башлангыч этапта ачыклау мөмкинлеге бирә һәм нәтиҗәдә аны дәвалау күпкә җиңелрәк бирелә», — ди Регина Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев