Зәйдә 2025 елда өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруга китерү эшенә йомгак ясалды
Зәйнең «Радость» cоциаль хезмәтләр күрсәтү үзәге һәм район үзәк дәваханәсе 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында дәваханәгә диспансеризация узарга алып киләләр.
Авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүдә һәм халык арасында авырулар үсешен кисәтүдә төп рольне уйный.
Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру авыруларны профилактикалауга, авырулар үсешенең куркыныч факторларын вакытында ачыклауга һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән медицина характерындагы чаралар комплексыннан гыйбарәт. Ул даими медицина тикшерүен һәм төрле белгечлекләр табибларына консультацияләр бирүне үз эченә ала.

Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыруның төп максатлары:
• Йөрәк-кан тамырлары, шикәр чире, онкология авырулары һ. б. кебек өлкән буынга хас хроник авыруларны иртә стадиядә ачыклау;
• Пациентларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү һәм гамәлдәге авыруларның катлаулануларын профилактикалау;
• Махсуслаштырылган медицина ярдәмен оештыру һәм ачыкланган патологияләрне дәвалау.
Көн саен авыл торак пунктларыннан халыкны китерү катгый рәвештә алдан килешенгән график буенча башкарыла. «Радость» комплекслы үзәге һәм район үзәк дәваханәсе белгечләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек транспорт маршрутларын план расписаниесен бозмаслык итеп җентекләп оештыруны гарантияли.
2025 елның 16 декабренә диспансеризация узу өчен район үзәк дәваханәсенә «Радость» үзәгенең махсуслаштырылган автотранспорты белән районыбызның 900 өлкән кешесе китерелде, бу – барлык планлаштырылган авыл халкының 100 проценты.
Даими диспансерлаштыру өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга, авыр катлауланулар куркынычын киметергә һәм актив озын гомерлелекне озайтырга ярдәм итә.
фото үзәк дәваханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев