Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй үзәк район дәваханәсендә актив тормыш рәвеше атнасы уза

15 гыйнварда Зәй үзәк район дәваханәсендә иртә гадәти булмаганча — бердәм зарядкадан башланды. Медицина хезмәткәрләре Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 12-18 гыйнвар аралыгында игълан ителгән актив яшәү рәвешен алга сөрү атнасына кушылды.

Табиблар үз  мисалларында  эш вакытында да тонуста калырга мөмкин булуын күрсәттеләр. Зарядкада поликлиниканың төрле бүлекчәләре белгечләре катнашты — регистратурадан алып дәвалау кабинетларына кадәр. Берничә минут кына гади күнегүләр коллективны берләштерде һәм эш көнен күтәренке рух белән башлап җибәрергә булышты.

Биш минутлык җылыну мускулларның киеренкелеген киметергә, хәлне яхшыртырга һәм уңай энергия белән тулыланырга ярдәм итә. Эше югары йөкләнеш һәм җаваплылык белән бәйле кешеләр өчен мондый паузалар аеруча мөһим.

Зәй үзәк район дәваханәсе  хезмәткәрләре сәламәтлек турында кайгырту гади гадәтләрдән һәм шәхси үрнәктән башлана дип ышана. Алар барысын да актив яшәү рәвеше өчен хәрәкәткә кушылырга чакыралар.

Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев