Зәй үзәк район дәваханәсе урологы диспансерлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде
16-22 февральдә Россиядә ир-атлар сәламәтлеген саклау атналыгы уза.
Район үзәк дәваханәсе табиб-урологы Вадим Усманов ир-атларга репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен узуның ни өчен мөһим булуы һәм даими тикшерүләрнең озак еллар активлыкны һәм тормыш сыйфатын саклап калырга ярдәм итүе турында сөйләде.
- Вадим Валентинович, ни өчен ир-атларга репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен узарга кирәк һәм анда нинди тикшеренүләр керә?
- Ир-ат репродуктив системасының кайбер авырулары симптомсыз уза. Еш кына ир-ат өйләнеп, хатыны белән бала табарга карар кылган вакытка кадәр проблема турында хәтта шикләнми дә. Ә теләсә нинди авыруны иртә стадиядә дәвалау җиңелрәк. Диспансеризация ике этапта уза. Беренчесе-анкеталау, шикаятьләр җыю, анамнез һәм табиб күзәтүе. Әгәр тайпылышлар ачыкланса, пациент икенче этапка — тирәнтен тикшерүгә җибәрелә, анда инфекциягә анализлар ясала, гормональ фонны тикшерәләр, сидек-җенес системасы органнарын УЗИ аша карау үтәләр.
- Урологка ешрак ничә яшьтән йөрергә кирәк?
- Репродуктив сәламәтлекне бәяләү 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атларда үткәрелә. Әмма әгәр ир-ат өлкәнрәк һәм ата булырга планлаштыра икән, без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Гомумән алганда, һәр ир-атка 45 яшьтән соң елга бер тапкырдан да ким булмаган ешлыкта урологка йөрергә киңәш ителә. Күп авырулар күп еллар күренми һәм ир-атлар үзләрендә ниндидер үзгәрешләрне сизә алмаска мөмкиннәр, шуңа күрә профилактика хәлиткеч әһәмияткә ия. Ә инде ир-атларның табибка баруны кичектереп тору гадәте авыруларның соң стадияләрдә ачыклануына китерү ихтималы зур. Без тикшерүләр вакытында аерым игътибарны йөрәк-кан тамырлары авыруларына, мәни бизенең яман шешен ачыклауга, гомумән онкология авырулары юкмы икәнен күзәтүгә, шикәр авыруына һәм матдәләр алмашы бозылу күзәтелмиме икәнен ачыклауга бирәбез.
- Сәламәтлекне саклау өчен иң гади алымнарны атагыз әле.
- Ир-ат сәламәтлеген саклау өчен артериаль басымны контрольдә тоту, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен күзәтеп тору, тәмәке тартудан һәм алкогольне артык кулланудан баш тарту, дөрес туклану, көн саен физик активлыкка вакыт бүлеп кую, даими рәвештә диспансеризация узу бик мөһим. Бу көннәрдә баручы ир-ат сәламәтлеген саклау атнасы – табибка кабул ителүгә язылу һәм тикшерү узу өчен менә дигән сәбәп. Үзең турында кайгырту - үз гаиләң һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык ул. Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев