Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй үзәк район дәваханәсе баш табибы социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартуның тискәре яклары турында кисәтә

Зәй үзәк дәваханәсенең агымдагы елның июленә булган мәгълүматларга караганда, районда 4252 федераль ташламадан файдаланучы, социаль медицина хезмәтләре җыелмасын алу хокукына ия.

Әмма бу мөмкинлектән 1932 кеше генә файдалана, калганнары акчалата компенсация сайлаган. Еш кына кешеләрнең мондый карары  проблемаларга әйләнә: авыру кискенләшкәндә, кешеләр бушлай ала алырлык даруларга гаять зур суммалар сарыф итәргә мәҗбүр булалар. Социаль пакет турында тулы аңлатманы үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов бирә.

- Безнең табиблар еш кына, пациентның социаль пакеттан баш тарту сәбәпле проблемалар белән очрашуларын әйтәләр. Чөнки авыру кискенләшеп китәргә мөмкин, ә  аңа кичекмәстән кыйммәтле препаратлар кирәк була. Социаль пакеттан файдаланганда аны пациент бушлай алу хокукына ия, ә баш тарткач даруны кыйммәт бәягә сатып алырга туры килә. Нәтиҗәдә кешеләр соцпакеттан баш тартуына үкенә башлый, ташламаларны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар, әмма моны агымдагы елның 1 октябренә кадәр генә эшләргә мөмкин. Шушы көннән соң гаризалар кабул ителми. 

Пациентлар, башта социаль пакеттан баш тартып, сәламәтлек өчен куркыныч янавы турында уйламыйлар. Ә  акчалата компенсацияне сайлау кирәкле даруларны бушлай алу хокукын бетерә. Хроник авырулары булган кешеләргә социаль пакеттан баш тарту аеруча куркыныч. Болар  йөрәк-кан тамырлары патологияләре, яман шеш авырулары,  шикәр чире,  сулыш органнары авырулары. Бу дүрт авыру Россиядә үлемгә китерүгә сәбәп булган патологияләрнең  80 процентын тәшкил итә. Һәм аларны дәвалау заманча препаратларны даими кабул итүне таләп итә. 

Ә социаль пакет  табиб рецепты буенча бушлай дарулар алуны, медицина эшләнмәләре юнәлтүне, инвалид балалар өчен махсуслаштырылган туклануны тәэмин итүне, шифаханәләргә юлламаларны, стационардан соң  дарулар белән дәвалануны үз эченә ала. 

Социаль пакет алуны кайтару  өчен 2025 елның 1 октябренә кадәр Россиянең социаль фондына гариза бирергә кирәк. Бу датадан соң карарны киләсе елга кадәр үзгәртергә мөмкин булмаячак, хәтта сәламәтлек кискен начарланса да.
Акча белән сәламәтлек арасында сайлау ачык, ул  социаль пакеттан  файдалану. Бушлай дәвалану мөмкинлеген саклап калуны кулдан ычкындырмагыз, — ди  Айдар Мөхәммәтнурович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев