Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй үзәк дәваханәсенең Яңа ел ялларында эш графигы

Үзәк дәваханә поликлиникасында 31 декабрь һәм 1 гыйнвар - ял көннәре.

Ә 2, 3, 5, 6, 9, 10 гыйнварда поликлиникада (Комсомол урамы 52нче йорт адресы буенча) дежур терапевт һәм процедура  кабинеты иртәнге сәгать 8дән көндезге 1гә кадәр эшләячәк. 

Аерым белгечләрнең эш көннәре:
 

3, 6, 9 гыйнварда   08:00 - 12:00 — хирург, травматолог.
3, 6 гыйнварда  08:00-12:00 – офтальмолог.
3, 6 гыйнарда  08:00-12:00 – онколог.

 3, 6, 9 гыйнварда кан анализы алу -  08:00 - 10:00 кадәр оештырыла.

Иске Зәйдәге амбулатория (ул. Толстой, 54А)  3 һәм 6 гыйнварда -  08:00-13:00 кадәр эшли.

4, 7, 8 гыйнварда — поликлиника ЭШЛӘМИ.

Үзәк дәваханәнең балалар бүлеге:

2, 3, 5, 6, 9 гыйнварда  08:00 - 13:00 - участок педиатры, шәфкать туташы, регистратор эшли. 

Стоматология бүлеге дә 3, 6, 9, 10 гыйнварда иртәнге 8дән көндезге 12гә кадәр эшләячәк.  

Сөт  кухнясы 3,7 гыйнварда эшләячәк, төгәл вакытын шалтыратып белешү кирәк. 

Үзәк дәваханәнең стационар бүлеге һәм ашыгыч ярдәм бригадалары көн саен эшләячәк. 

Кабул итү бүлеге тәүлек әйләнәсе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев