Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй үзәк дәваханәсендә төрле махсуслаштырылган электрон системалар эшли

Мәсәлән, “Бердәм кардиолог” системасы шундыйлардан.

Хәзер үзәк дәваханәдә генә түгел, авыл җирлекләренең фельдшер-акушерлык пунктларында да ЭКГ төшерергә була. Шунысы мөһим, аның нәтиҗәсе шунда ук электрон форматта дәвалаучы табибның компьютерындагы эш өстәленә килеп төшә.

2025 елда район ФАПларында 3190, үзәк дәваханә кабинетларында һәм стационарда 22205 шундый тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә авыл җирләреннән булган пациентларга кардиограмманы расшифровать итү өчен үзәк дәваханәгә килеп йөрергә кирәкми, аны дәвалаучы табиб шунда ук күрә.

Моннан тыш, район үзәк дәваханәсендә “NexMed” мәгълүмати лаборатор системасы да эшли.

“Узган ел табиблар анализлар өчен юлламаларны электрон төстә әзерләделәр, шулай ук лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе дә автомат рәвештә әлеге системага йөкләнә. Табиб пациентның анализлар тикшерүләрен экраннарда күрә. Пациент үзе дә анализлары турындагы мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында “Мое здоровье” бүлегендә күрә ала”, - дип аңлатма бирде үзәк дәваханә баш табибының цифрлы трансформация буенча урынбасары Айнур Хөснетдинов.

автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев