Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй үзәк дәваханәсендә гриппка каршы вакцинация башланды

Иммунитет формалашсын өчен прививканы хәзер үк ясатырга кирәк.

Район медицина учреждениеләренә гриппка каршы вакциналарның беренче партиясе инде кайтартылган. Быел барлыгы 24413 өлкән кешегә һәм 6740 балага гриппка каршы прививка ясарга планлаштыралар.

«Хәзер прививка ясату өчен иң яхшы чак. Иммунитет формалашсын өчен бер-ике ай вакыт кирәк. Прививка ясаткан кеше бөтенләй грипп белән авырмый дигән сүз түгел, ләкин вакцина ясаткан кеше авыруны җиңелрәк кичерә, грипп өзлегүләр китереп чыгармый», — ди медицина белгечләре.

Үзәк дәваханәдән алынган мәгълүматлар буенча, районда 27 августка гриппка каршы вакцинаны планнан 29,6 процент бала һәм 13,7 процент өлкәннәр ясаткан инде. Шунысын да әйтик, беренчеләрдән булып Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов гриппка каршы прививка ясатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев