Әлеге уңайдан ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинның да махсус боерыгы бар.
Анда аномаль эссе һава торышы шартларында үз-үзеңнең сәламәтлеген ничек сакларга, йогышлы авыруларны булдырмаска, хроник авыруларның кискенләшүен китереп чыгармас өчен профилактик чаралар күрергә кирәклеге искәртелә.
Табиблар, медицина хезмәткәрләре көннең иң кызу вакытында — көндезге сәгать 12дән 4кә кадәр кояш астында озак булмаска чакыралар.
"Артык физик йөкләнеш, алкоголь куллану йөрәк-кан тамыры авырулары кискенләшүгә китерергә мөмкин. Эссе һава торышы шартларында сыеклык куллануны, ашауны контрольдә тоту мөһим. Гипертония авырулары булган кешеләргә кан басымын даими үлчәп тору кирәк. Бүлмәләрне җилләтеп торыгыз, ә менә кондиционер, һава җилләткечләрдән саклык белән файдалану сорала. Тән температурасының нормада булуы өчен юеш чүпрәк белән сөртеп тору яхшы. Әгәрдә инде үзегезне начар хис итсәгез, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез, — диләр табиблар.
Тулырак мәгълүматларны әлеге ссылкалар буенча алырга мөмкин:
https://t. me/rcozimprt/4274
https://vk. com/rcozimprt? w=wall-202773375_2072
https://ok. ru/group/61833883549814/topic/157878169060214
Нет комментариев