Зәй укучылары кышкы каникул вакытында йөзәргә өйрәнделәр
Сәламәтлек

Зәй укучылары кышкы каникул вакытында йөзәргә өйрәнделәр

Кышкы каникуллар вакытында “Йөзәргә өйрәтү” республика проектын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең 190 мәктәп укучысы физик культура укытучылары җитәкчелегендә спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында булды.

- Йөзү - спортның иң популяр төрләренең берсе, өстәвенә, ул халыкның төрле яшьтәге төркемнәрен сәламәтләндерү һәм физик тәрбия буенча социаль программаларның төп бүлекләреннән берсе булып тора. Әмма иң мөһиме, йөзә белү-бик кирәкле күнекмә, - ди мәгариф идарәсе методисты Лилия Гатина.

"Йөзәргә өйрәтү" проекты Татарстанда 2016 елның октябреннән гамәлгә ашырыла башлады. Шул вакыттан алып Зәй мәктәпләре укучылары класстан тыш эш кысаларында, ягъни каникуллар вакытында, спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында йөзәргә өйрәнәләр.

Фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев