Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Зәй табиблары куркыныч йогышлы авыру турында кисәтә

Энтеровируслар кеше организмына пычрак куллар, юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш, пычрак суда коену нәтиҗәсендә килеп керә.

Һәм алар ашказаны-эчәк авырулары китереп чыгара. Бу турыда тулырак Зәй үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты Әнвәр Нәбиуллин сөйли:

— Энтеровируслар — алар пикорнавируслар семьялыгына керүче 100дән артык төрдәге вируслар. Алар кешедән кешегә күчәргә сәләтле. Шуңа күрә юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ашаудан, пычрак суда коенудан сакланырга кирәк. Шулай ук һава аша керүче вируслар да бар. Алар кеше организмына эләккәндә тән температурасы күтәрелә, эч авырта, тәндә төрле бетчәләр барлыкка килергә мөмкин. Әлеге авыру күңел болгану, эч китү белән дә билгеләнә. Ашказаны-эчәк авырулары, күз авырулары килеп чыга. Шуңа да чисталыкны контрольдә тотарга кирәк. Бүлмә температурасында вируслар 15-20 тәүлек яши. Аларны кайнар су яки хлор кушылган препаратлар белән үтерергә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев