Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй районының Бохарай фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры пенсионерларга авырулардан саклану буенча киңәшләр бирде

Җирле фельдшер Зинаида Чернова өлкән яшьтәге авылдашлары белән иң актуаль темаларның берсенә — яшь үзгәрешләре фонында иммунитетка ярдәм итүгә багышланган очрашу оештырды.

Табиб сүзләренчә, еллар узу белән организмның табигый сакланышы кими, бу өлкән буын кешеләрен сезонлы инфекцияләргә бирешүчәнрәк итә. Вирусларга каршы тору һәм яшәү дәртен саклап калу өчен, фельдшер авыл халкына берничә сыналган ысул тәкъдим итте.

- Иң беренче туклануга игътибар итәргә кирәк. Монда табигый продуктларга басым ясау отышлы. Кышын һәм иртә язда өй шартларында әзерләнгән  тозланган кәбестә, кишер һәм чөгендер ашау яхшы.  Менюда майсыз балык, әче сөт әйберләре, ярмалар өстенлек итәргә тиеш. Шулай ук саф һавада йөрү кирәк.  Олы яшьтәге кешенең төп дошманы - гиподинамия. Хәтта кибеткә кадәр яки авыл урамы буйлап ашыкмыйча гына йөрү дә канны кислород белән туендырырга һәм кан тамырларының тонусын саклап калырга ярдәм итә. Тулы канлы йокы һәм тынычлык та бик мөһим, - диде ул. 

Фельдшер авыр физик эштән качарга һәм яхшы җилләтелгән бүлмәдә 8 сәгатьтән дә ким йокламаска киңәш итте. Шулай ук хроник авырулар көчәйгәндә вакытында дәвалану кирәклегенә дә басым ясады. Зинаида Ефимовна авыл кешеләрен авыруларны кузгатмаска һәм кан басымын һәм сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен контрольдә тоту өчен даими рәвештә ФАПка килергә өндәде.

Әңгәмә ышанычлы диалог форматында узды. Авыл халкы грипптан саклану чаралары һәм витамин җыемнары белән кызыксынды.

фото: авыл ФАПыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев