Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй районында узган ел авылларда яшәүче 1000гә якын өлкән кеше диспансерлаштыру узды

Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге район үзәк дәваханәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризация узу өчен поликлиникага алып килү буенча биш елдан артык эшчәнлек алып бара.

Бу эшчәнлек ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырыла һәм «Демография» илкүләм проекты составына керүче «Өлкән буын» федераль проекты бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән.

«Демография» илкүләм проектының төп максаты шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләреннән еракта яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Диспансерлаштыру хроник авыруларны вакытында ачыкларга һәм тиешле дәвалау курсын билгеләргә ярдәм итә. Кирәк булганда пациентлар алга таба өстәмә тикшеренүгә яисә стационар дәвалануга юллама ала.

2024 елда районда 978 өлкән яшьтәге авыл кешесе дәваханәгә диспансеризация узуга алып киленгән. Аларның 90ы — инвалид һәм алар өчен мондый ярдәм аеруча мөһим, чөнки ул медицина учреждениесенә кадәр бушлай йөрүне һәм кире кайтуны тәэмин итә. 

2025 елда мондый хезмәт 928 өлкән яшьтәге кешегә күрсәтеләчәк.

Диспансерлаштыруны вакытында узу сәламәтлек белән бәйле проблемаларны вакытында ачыкларга һәм ачыкланган авыруны дәваларга ярдәм итә, гомер озынлыгын арттыруда зур роль уйный, бу «Өлкән буын» федераль проектының төп максатларының берсе булып тора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев