Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй районында агымдагы елның биш аенда авылларда яшәүче 432 өлкән кеше диспансерлаштыру узды

Аларны медицина оешмаларына диспансеризация узарга “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге транспорты алып килә.

Районда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге проект кысаларында авыл җирендә яшәүче  65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар диспансерлаштыру үтә. Өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыруга илтүне оештыру өлкән буын арасында медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруга һәм авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән мөһим социаль бурыч булып тора.

“Агымдагы елның биш аенда авылларда яшәүче 432 өлкән кеше диспансерлаштыру узды. Бу диспансеризация узарга тиешле планлаштырылган авыл халкының 47 процентын тәшкил итә. Диспансерлаштыру йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология, ашказаны, үпкә авыруларын башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә. Авыру табылган очракта өстәмә тикшеренүләр билгеләнә, даими күзәтү алып барыла”, -дип хәбәр итәләр “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгеннән. 

Фотолар социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев