“Зәй-информ” хезмәткәрләре диспансеризация узды
Яңа ел яллары узуга Зәй үзәк дәваханәсе белгечләре мобиль төркемнәр белән оешма-предприятиеләр коллективларына чыгып диспансеризация үткәрүгә керештеләр.
Бүген медицина белгечләре мобиль төркеме “Зәй-информ” оешмасына килде. Биредә традицион төстә районның медиа тармагы хезмәткәрләре һәм федераль казначейство оешмасы белгечләре сәламәтлекләрен тикшертте.
- Һәр ел саен без коллективыбыз белән диспансеризацияне оешкан төстә үтәбез. Үзәк дәваханә тарафыннан урыннарга чыгып медицина күзәтүе үткәрүне оештыру бик яхшы. Бер урында анализлар тапшыру, ЭКГ узу, терапевт күзәтүе аша үтү даими эш ритмнда булучылар өчен бик уңайлы. Ә сәламәтлеккә игътибарлы булу барыбыз өчен дә бик мөһим, - ди “Зәй-информ” җитәкчесе Александр Исаков.
Тиешле медицина күзәтүе узган хезмәткәрләргә алга таба тагын кайсы органнарны тикшертергә кирәклеге, яшь үзенчәлеге буенча аерым күзәтү узу турында юлламалар бирелде. Һәр хезмәткәр уңайлы итеп күрсәтелгән хезмәттән канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев