Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Хәрәкәттә – бәрәкәт

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия нормативларын үтәүне пропагандалау кысаларында 23 майдан 23 июньгә кадәр өлкән яшьтәгеләр катнашында «Хәрәкәттә — бәрәкәт» республика онлайн акциясе үтә. Анда 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 64 яшьтән олырак ир-атлар катнаша.

Регина Волкова фотосы

— Безнең районда өлкән яшьтәгеләр арасында актив яшәү рәвеше алып баручылар, спортта даими үзләрен сынаучылар шактый. Физик культура белән чын күңелдән мавыгучылар арасында төрле чаралар алып бару да күңелле. «Хәрәкәттә — бәрәкәт» республика акциясенең муниципаль этабы 23 майдан 13 июньгә кадәр уза. Аның кысаларында без «ВКонтакте» социаль челтәрендә онлайн бәйге алып барабыз. Бәйге шарты буенча өлкән кеше үзенең көндәлек спорт белән шөгыльләнүен социаль челтәргә видеоролик куеп дәлилләргә тиеш, — ди районда ГТО нормативларны үтәтү буенча җаваплы Регина Волкова.

Үзенчәлекле шундый видеоролик спорт ветераны, быел 65 яшен тутырган Николай Захаров белән әзерләнгән. Николай Климентьевич көн саен үзлегеннән төрле физик күнегүләр ясый, иртән һәм кич йөгерергә чыга. Ул — «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәп, алтын билгегә ия булган шәһәрдәшебез.

— Физик күнегүләр ясау организм өчен һәрвакыт файдага дип саныйм. Иртәдән спорт белән мавыгып алгач, көн дәвамында эштә дә җиңел хис итәсең үзеңне. Актив яшәү рәвеше алып баруны көндәлек гадәт итәргә киңәш итәм, — ди ул.

«Хәрәкәттә — бәрәкәт» акциясенең муниципаль этабы нәтиҗәсе буенча иң яхшы видеоролик республика этабына җибәрелә. «ВКонтакте» социаль челтәрендә онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә һәм судьялар бәяләвенә карап, республика буенча өч урын билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев