Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арту күзәтелә
Профилактика чаралары турында Зәй үзәк дәваханәсе медицина хезмәткәрләре аңлата.
Зәй үзәк дәваханәсе мәгълүматы буенча, агымдагы елның 9 аенда үпкә ялкынсынуы белән авыруның 168 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 143 процентка артык.
Пневмония — бактерияләр, вируслар, гөмбәчекләр, споралар китереп чыгарган үпкәләрнең йогышлы-ялкынсыну авыруы. Авыру кеше тормышының сыйфатын сизелерлек киметә һәм вакытында дәвалану башланмаса, үлем белән тәмамлануга кадәр җитди катлаулануларга китерергә мөмкин.
Шулай ук табиблар үпкә ялкынсынуын һәм башка респиратор авыруларны профилактикалауның төп кагыйдәләре турында да искәртә.
Кул гигиенасын саклагыз. Кулларыгызны сабынлы су белән мөмкин кадәр ешрак юыгыз, бигрәк тә йөткерткән, төчкергәннән соң. Шулай ук спирт нигезендә кулларны эшкәртү чаралары да нәтиҗәле булып тора.
Йөткергәндә яисә төчкергәндә авызыгызны һәм борыныгызны кәгазь салфетка белән каплагыз. Салфетка яныгызда булмаса, йөткергәндә яки төчкергәндә авызны терсәк яки кулбашы белән капларга була.
Тәүлегенә 3-4 тапкыр бинада 20-30 минут җилләтү үткәрергә кирәк.
Әгәр сез яки балагыз авырып китсә, өйдә калыгыз. Вирус таралуны булдырмау өчен авыру укучы өйдә калырга тиеш.
Гаиләнең барлык әгъзаларының сезонлы грипптан прививка ясатуы мөһим. Профилактика максатында шулай ук 2-5 яшьлек балаларны, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларны, үпкәләрнең хроник авырулары белән интегүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне дә кертеп, пневмококк инфекциясенә каршы иммунизация тәкъдим ителә.
«Бу элементар кагыйдәләрне үтәү теләсә нинди һава шартларында да сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк!» — дип искәртә медицина хезмәткәрләре.
фото «Зәй-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев