Укроп кына димәгез...
Һәр бакчада үсә торган укроп – бик күп чирләрдән дәва.
— укроп үләне төнәтмәсе югары кан басымыннан интеккән кешеләргә яхшы булыша;
— ашказаны эшчәнлеге бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм тын юллары авыруларыннан да файдалы;
— укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән булышучы чара буларак та файдаланалар;
— күнел болганганда да яхшы;
— ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Ник дигәндә, диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.
— күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап торган су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев