Татарстанда тәмәке тартучылар саны кими
2025 елның 9 декабренә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең 14,4 проценты никотин куллана. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резеда Хаева әйтте.
«Тәмәке тартучылар саны кими. Уртак тырышлык ярдәмендә, профилактика һәм дәвалау чаралары үткәреп, әлеге санны тагын да киметербез, дип өметләнәм», – диде ул.
Республикада ел саен 700ләп кеше тәмәке тартуны ташлауда ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә. Аларның 40 проценты – балалар, калганы – өлкәннәр.
Чыганак: Комсомольская правда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев