Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда яшәүче һәр 32 кешенең берсе яман шеш белән авырый

Татарстан Республикасында яман шеш чирләре белән исәптә 127324 пациент тора.

Бу республикада яшәүче һәр 32 кеше дигән сүз. Бу хакта Татарстанның штаттан тыш баш белгече-онкологы Эдуард Нагуманов хәбәр итте.

Былтыр беренче тапкыр ачыкланган онкологик авырулар саны 20 000нән артып киткән. Әгәр 2024 елда 19476 кешедә онкологик чир табылса, узган ел бу сан 20344кә җиткән. Үсеш 2024 елга караганда 4,5%, һәм 2023 елга караганда 12%. 

Онколог сүзләренчә, яман чир  белән авыручылар артуы, беренчедән, әлеге төр чирләрне яхшырак ачыклау белән бәйле. Икенчедән, республикада гомер дәвамлылыгы үсә, кешеләр озаграк яши,  халыкның картаюы белән бергә төрле чирләр белән авыручылар саны да ишәя.

Татарстанда онкологик чирләр белән авыручылар саны структурасында иң зур өлешне түбәндәгеләр алып тора: 

колоректаль яман шеш –14,6% 
тире яман шеше – 13,9% 
күкрәк яман шеше – 12,4% 
трахея, бронх, үпкә яман шеше – 8,7% 
мәни бизе яман шеше – 8,3%

Чыганак: Вечерняя Казань 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев