Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кими
Сәламәтлек

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кими

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп буенча эпидемиологик хәл тотрыклылана бара. Күзәтү мәгълүматларына караганда, соңгы атнада Татарстанда 12 114 авыру очрагы теркәлгән.

Статистика күрсәткәнчә, бу саннар эпидемиологик чиктән 45,7 процентка түбәнрәк. Узган атнадагы күрсәткечләр белән чагыштырганда да авыручылар саны кимү ягына таба бара, бу исә вирус таралу темпларының әкренәюен раслый.

Гәрчә вәзгыять яхшырса да, табиблар уяулыкны югалтмаска чакыра. Белгечләр ассызыклаганча, грипп җиңелчә генә үтә торган чир  түгел, ул җитди өзлегүләр тудырырга, кешене инвалидлыкка калдырырга яисә үлемгә китерергә мөмкин булган куркыныч авыру булып кала. Шул сәбәпле, профилактика чараларын үтәү һәм вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мөһим.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев