Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкыр арткан
Декабрьнең беренче атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Узган атнада барлыгы 14 304 ОРВИ һәм грипп авыруы очрагы теркәлгән, бу алдагы атнадагы дәрәҗәдә һәм эпидемия чигеннән 16,3%ка түбәнрәк. Авырулар структурасында грипп өлеше 69,9% – 696 очрак тәшкил итә. Авырулар арасында А гриппы (H3N2) өстенлек итә.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьнең соңгы атнасында 363 татарстанлы грипп белән авырган.
Шулай ук атна дәвамында 240 COVID-19 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул чорына караганда 3,6 тапкыр азрак.
«Прививка кампаниясе тәмамланды, ике миллионнан артык кеше, ягъни республика халкының 51,8%ы прививка ясатты. Республикада профилактик чараларның тулы комплексы үткәрелә», – дип билгеләп үттеләр ТР Роспотребнадзорында, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев