2025 елда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 619 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика СПИД-үзәге баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Айрат Бешимов сөйләде.
«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда быелгы күрсәткеч 12,5 процентка түбәнрәк. Узган елда 706 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган булган», - дип билгеләде ул.
Бүгенге көндә 15 832 татарстанлы ВИЧ-инфекция белән диспансер исәбендә тора. Алар арасында ир-атлар күбрәк, дип өстәде спикер.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев