Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда бер атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арткан

Гыйнварның соңгы атнасында Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 13 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүгенге көндә хәл тотрыклы, гомумән алганда,  уңай дип бәяләргә мөмкин. Узган атнада республика буенча 12 759 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнадан күбрәк, әмма бик күпкә түгел – 13 процентка", – дип билгеләп үтте спикер.

Авырулар саны эпидемия чигеннән 38%ка түбәнрәк. ОРВИ очракларының артуы 14 яшькә кадәрге балалар арасында теркәлгән.

Чыганак: Татар-информ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев