Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар бер атна эчендә 44 процентка арткан
10-16 ноябрьдә Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 8982 кеше авырган. Бу узган атнага караганда 44 процентка күбрәк, әмма эпидемиологик чикләрдән 35процентка кимрәк. Бу хакта ТР Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыручылар арасында иң күбе 7-14 яшьлек мәктәп укучылары – аларның саны 85 процентка арткан. Моны суыту һәм балаларның каникулдан мәктәпкә әйләнеп кайтулары белән бәйлиләр.
Әлегә күбрәк грипп түгел, ә гади салкын тидерүгә китерә торган вируслар таралган.
Гриппка каршы инде республика халкының 1,8 миллионнан артыгы прививка ясаткан – бу бөтен халыкның 49процентка якыны. Шул ук атнада коронавирусның 109 очрагы ачыкланган. Бу – узган атнага караганда 17 процентка күбрәк.
Балалар ешрак авырый, чөнки аларның иммунитеты әле формалаша гына, ә вируслар мәктәпләрдә һәм бакчаларда җиңел тарала, ди белгечләр. Төп саклану чаралары булдырырга киңәш итәләр. Алар – гигиенаны үтәргә, кулларны еш юарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм гриппка каршы прививка ясатырга.
Чыганак: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев