Татарстанда 2026 ел башыннан энтеровирус инфекциясен йоктыруның 177 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5%ка кимрәк. Бу хакта республика Роспотребнадзоры хәбәр итә.
Авыручыларның 96 проценты — балалар. Сабыйлар коллективларында инфекциянең күпләп таралу очраклары теркәлмәгән. Инфекция таралуны чикләү максатыннан Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чаралар үткәрә: чикләүләр кертелә, инфекция чыганакларында медицина күзәтүе һәм дезинфекция үткәрү турында күрсәтмәләр бирелә. Бассейннарга, аквапаркларга һәм уен бүлмәләренә 557 күрсәтмә җибәрелгән.
Инфекция су аша (коенганда), көнкүреш-контакт юлы белән (пычрак куллар һәм уенчыклар аша), шулай ук һава-тамчы юлы белән тарала. Авыруны кисәтү өчен:
- кулларны ешрак юарга,
- шешәдәге яки кайнатылган су эчәргә,
- бары тик рәсми пляжларда гына коенырга,
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга,
- авыру кешеләр белән аралашудан сакланырга киңәш ителә.
Нет комментариев