Спорт

Зәй көрәшчесе – халыкара турнир җиңүчесе

Әбүбәкер Мугурбиев Зәйгә алтын медаль белән кайтты

фото спорт идарәсеннән, Әбүбәкер Мугурбиев
фото спорт идарәсеннән, Әбүбәкер Мугурбиев

15-16 августта Грозный шәһәрендә (Чечен Республикасы) RIADA Wrestling Liga кысаларында спорт көрәше буенча ярышлар узды. Турнир Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук якын чит илләрдән 600дән артык спортчыны җыйды.

Әлеге ярышларда Зәйдән Әбүбәкер Мугурбиев катнашып республика, район данын яклады. Әбүбәкер 35 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында катнашкан барлык көрәшчеләрне җиңеп беренче урын алды. Аның тренеры – Илнар Хәйруллин. Спортчыга һәм укытучысына алга таба да уңышлар телибез.


Нет комментариев