Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

18 августта «Энергетик» Мәдәният сараенда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 8 якташыбызның Дәүләт һәм Россия Оборона министрлыгы орден-медальләрен гаиләләре, якыннары кабул итеп алды

Тантаналы чара яшьармиячеләрнең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды. Дәүләт гимннары яңгырганда залда булучылар Ватан иминлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны хөрмәтләп искә алдылар.

Йөрәктә калган сигез исем

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре – кече сержант Евгений Данилов, гвардия рядовое Александр Матюшкин, рядовойлар Евгений Лифадеев, Владимир Мезрин, Валерий Мельников, Илназ Мингалин, ефрейтор Максим Тазов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Шулай ук тантанада Александр Матюшкинның Жуков, II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре әти-әнисенә тапшырылды.

Виктор Степанов яу кырында һәм дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, һәлак булганнан соң, Суворов медале белән бүләкләнде. Бүләк геройның әнисе Елена Ивановнага тапшырылды.

автор фотосы, район башлыгы Разиф Кәримов
автор фотосы, район башлыгы Разиф Кәримов

Бер минут тынлык һәм район башлыгы мөрәҗәгате

Орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, хәрби комиссар Динар Хәсәнов тапшырдылар.

— «Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Шундый уллар үстергән әниләренә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Улларын ватанпәрвәр итеп үз үрнәкләрендә үстергән әтиләр аерым хөрмәткә лаек. Шулай ук батыр ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык, ныклык телибез. Без бергә булганда көчле, - диде чыгышында Разиф Галиевич.

автор фотосы, Евгений Лифадеевның якыннарына дәүләт бүләге тапшыру
автор фотосы, Евгений Лифадеевның якыннарына дәүләт бүләге тапшыру

Орден-медальләр - буыннар бәйләнеше

Дәүләт бүләкләре батырлыкны тану символы гына түгел, ә һәлак булган геройлар истәлегенә тирән хөрмәт белдерү, шулай ук аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен раслау булып тора.

— «Минем бүген яшь зәйлеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Махсус хәрби операция кайчан да булса тәмамланачак, әмма безнең бабаларыбыз, әтиләребез һәм абыйларыбызның батырлыклары турында хәтер мәңге яшәргә тиеш. Нәкъ менә шушы хәтер — безнең таянычыбыз һәм көчебез, - диде чыгышында Рияз Фоатович.


Нет комментариев