Бүген Зәйдә республикабызның иң өлкән Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков 103 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте
Аны туган көне белән өенә килеп район башлыгы Разиф Кәримов, ветеран хезмәт иткән предприятиедән ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев котладылар.
Район башлыгыннан изге теләкләр
Район башлыгы Разиф Кәримов бүләкләрне, котлау открыткаларын РФ Президенты, ТР Рәисе һәм зәйлеләр исеменнән тапшырды.
- Сез безнең горурлыгыбыз, Ходай биргән гомерне шулай матур итеп яшәвегезне телим. Рөстәм Нургалиевич та сезгә изге теләкләрен җиткерде. Данлы юл үткән кешенең безнең арада булуы зур терәк булып тора, - диде ул.
Район башлыгы ветеранга урак барышы, энергетика тармагының тотрылыклы үсеше турында сөйләде. Леонид Мачтаков һәр мәгълүматны сөенеп кабул итте.
Разиф Кәримов ветеранга хәзерге вакытта республикада ТР Рәисе башлангычы белән эшли башлаган электрон Мактау тактасы турында әйтеп, анда иң беренче булып Зәй районыннан Леонид Яковлевич Мачтаковның кертелүен белдерде һәм бу хактагы махсус таныклык тапшырды. Чөнки II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен » медальләре, Югары баш командующий Иосиф Сталинның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән районыбызның Мактаулы гражданины Мактау тактасында иң лаеклы кеше.
Котлаулар күп булды
ГРЭС җитәкчесе Дмитрий Прохоров исә бүләкләрне грэслылар һәм «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев исеменнән тапшырды, җылы киемнәр бүләк итте.
— «Без быел “Татэнерго” АҖнә 95 ел тулуны билгеләп үттек. Шул уңайдан сезгә дә махсус юбилей медале тапшырабыз, чөнки ГРЭС өчен сез зур хезмәт куйган кеше, рәхмәт сезгә”, - диде Дмитрий Валерьевич.
ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров ветеранга изге теләкләр җиткереп бүләкләр бирде.
— «Бүгенге тормышка нигез салган сезнең буынга баш иябез. Без сезнең эшне дәвам итеп, илебезнең киләчәге өчен тырыш хезмәт куярга сүз бирәбез”, - диде депутат.
Алексей Алексеев исә үз чыгышында махсус хәрби операциядән җиңү белән кайтачак егетләргә сез төп үрнәк булып торасыз дип ассызыклады.
Леонид Яковлевич, хатирәләрне яңартып сугыш чорында туган көнне исәпкә алып торырга мөмкинлек булмавын әйтте, ә хәзерге вакытта аны хөрмәтләүләренә сөенүен белдерде.
Кыскача белешмә:
Леонид Яковлевич 1923 елның 18 августында Зәйдә туган. Аның сугышчан юлы 1942 елда пехота училищесын тәмамланганнан соң башлана. Ветеран Бөек Ватан сугышы тарихына кергән күп кенә мөһим бәрелешләрдә катнаша: Сталинград сугышы, Мәскәү янында барган сугышларда.
Ул — Украинаны фашистлардан азат итүдә, «Курск дугасы» операцияләрендә катнашкан шәхес. Ветеран ике мәртәбә яралана, берничә тапкыр чолганыштан чыга, Днепрны кичкәндә бата, әмма исән кала. Леонид Яковлевич Украина, Румыния, Болгария, Югославияне азат итүдә катнашып, Венгриягә кадәр барып җитә. Ә сугыштан соңгы еллардагы хезмәт юлын ул Зәй ГРЭСына багышлый. Станцияне төзүдән алып аның тотрыклы эшчәнлек алып баруын тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Ветеранны туган көне белән балалары, оныклары, оныкчыклары тәбрикләде.
Нет комментариев