Спорт

Эшче яшьләр пляж волейболы уйнады

Зәйдә “Сәламәтлек-2026” спартакиадасы кысаларында предприятиеләр, оешмалар хезмәткәрләре арасында пляж волейболы буенча беренчелек үтте

11-12 август көннәрендә шәһәрнең «Энергия» стадионында оешма-предприятиеләр командалары үзенчәлекле уеннарда катнашты. Уеннар ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында оештырылды.

Уен нәтиҗәләре

Ир-егетләр командалары арасында:

  • 1 урын – «Техно» заводы;
  • 2 урын – ГРЭС;
  • 3 урын – спорт идарәсе командасы

Хатын-кызлар командалары арасында:

  • 1 урын – «Техно» заводы;
  • 2 урын – ГРЭС

Микст:

  • 1 урын – «Техно» заводы;
  • 2 урын – ГРЭС

Нет комментариев