Җәйге матур көнне Югары Пәнәче мәдәният йорты каршында, гармун моңнарына кушылып, себерке бәйләү кичәсе оештырылды
Авыл гармун моңнарына күмелде
Күп еллар мәдәният йортын җитәкләп, хәзер лаеклы ялда булган Хатыйб абый Шакиров үзенең гармуны белән килеп, яратып уйнаган көйләрен кичәдә катнашучыларга бүләк итте. Авылга гармун моңы таралды. Якын-тирәдә яшәүче авылдашлар гармун моңын ишетеп килеп, күңелле кичәгә кушылды. Гармун моңы яшьлеккә, кичке уеннарга алып кайтты.
«Яшьлек җырлары күңелдә саклана»: истәлекләрне яңарту
– «Су буенда, кичке уенда катнашулар искә төште. Такмаклар әйтешү, “өчле-дүртле”, “сигезле” биюләрендә яшь егет-кызлар катнаша торган идек. Кызыклы шаян такмаклар чыгарып, капма-каршы җырлау бигрәк тә күңелле була торган иде. Эш эшләргә дә, ял итәргә дә вакыт булган. Һәр мәдәни чарада яшьләр катнаша иде. Яшебез барса да, яшь вакытта өйрәнгән җырлар, такмаклар күңелдә саклана», – ди Югары Пәнәче мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Минзәлия Әхтәмҗанова.
Күңелле мизгелләр: җырлар, биюләр, бердәмлек рухы
Кичәдә җырлый-җырлый себерке бәйләү, биюләр күңелгә яңа рух өстәде. Гөлшат апа Михайлова гармунга кушылып матур җырлар бүләк итте. Нурия апа Шакирова, Рузалия апа Сәлахова, Әлфия апа Низаметдинова, Фатыйма апа Насардинова, Минзәлия Әхтәмҗанова яшьлек җырларын искә төшереп, гармунга кушылып җырлады. Таһир абый Рахимов бию көенә кушылып, биеп тә күрсәтте.
Себерке бәйләүнең үз серләре һәм файдасы
Себерке бәйләүнең үз сере бар, дип, Таһир абый матур итеп себерке бәйләп күрсәтте. Питрауга да күп итеп себерке әзерлибез, ди ул.
– «Себеркене берничә төрле үсемлекне кушып бәйләргә кирәк. Иң уртага ак әрем куела. Эссе мунчада әрем исе шундук таралып китә, ул мунчаны да сафландыра. Әремнең тән тиресенә дә файдасы зур. Шуннан соң әрем янына ике озын кычыткан куела. Мунчада, кайнар суда пешекләгәч, ул чакмый башлый. Кычыткан согы, чабынганда, тәнгә үтеп керә. Ул күзәнәкләрне чистарта, яңарта. Кычытканнан соң, ике кечкенәрәк юкә ботагы куела. Юкәдә бал исе бар. Ул мунчада җебеп китә һәм балның хуш исе тарала», - ди себерке бәйләүче пәнәчелеләр.
Себеркесез мунчаны күз алдына да китереп булмый. Әгәр дә даими рәвештә чабынасыз икән, бу тәндәге артык сыеклыкны чыгарырга гына ярдәм итеп калмыйча, тире күзәнәкләрен чистартырга да ярдәм итәчәк. Себерке фитоницидларга бай. Бу организмнан микробларны чыгарырга ярдәм итә торган матдәләр. Себеркене үзегезгә ошаганын сайларга була. Каен себеркесе дә, имәннеке дә бу очракта бер үк нәтиҗә бирәчәк.
- Язма Илһамия Гарифуллина белән берлектә әзерләнде
Нет комментариев