Карбыз-кавынны чамасын белми ашау эч күбүгә, ашказаны-эчәкләрдә авырту барлыкка килү, эч быгырдау һәм эч китүгә китерергә мөмкин.
Гастроэнтеролог Евгений Белоусов “Лента.py” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Бу турыда «Ватаным Татарстан» яза. Чамасын белеп кулланганда, сәламәт кешеләргә бу җимешләрнең зыяны юк. Гадәттә артыгын ашап җибәрү ашказаны-эчәкләрдә уңайсызлыкларга китерә, чөнки карбыз – бик күп судан һәм фруктозадан, ә кавын – тиз үзләштерелә торган углеводлардан тора, дип аңлаткан белгеч.
– «Карбыз яки кавынны күп ашаган очракта эч авыртырга, эч китәргә, корсак куышлыгында башка уңайсызлыклар барлыкка килергә мөмкин. Бигрәк тә – ашказаны һәм эчәкләре сау булмаган кешеләрдә», – дигән Белоусов.
Белгеч сүзләренә караганда, организмга зыяныннан курыкмыйча, зурларга бер утыруда 300-500 грамм кавын яки карбыз ашап куярга мөмкин. Ә балаларга азрак – яшенә карап, 100-200 грамм чамасы гына.
Нет комментариев