Очрашу балаларның каникуллары имин үтсен дигән максат белән узды.
Район “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ башлыгы Вадим Иванов «Минем ишегалды лагере»на йөрүче балалар белән очрашып, юл-транспорт травматизмын кисәтү турында сөйләштеләр.
Бергәләп юл кагыйдәләренә багышланган викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Шул темага плакат ясау буенча осталыкларын сынадылар. Бүләккә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.
Оешма башлыгы җәйге чорда җәяүлеләр, велосипед, самокатта җилдерүчеләрне аерым игътибарга алды. Замана техникасы – питбайкларның нәрсә белән куркыныч булуын аңлатты. Яктылыкны кире кайтаручы элементларның әһәмиятен искә төшерде. Очрашуны йомгаклап, кагыйдәләр язылган белешмәлекләр тараттылар.
- фото “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” фондыннан
Нет комментариев