Быел район кырларында татлы тамыр 9600 гектар мәйданда үстерелде.
Бүген берьюлы өч агрофирма да – “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” аграрийлары уңышны казуга кереште. Район кырларында куәтле 10 Ропа комбайннары эшли. Шикәр чөгендере культурасы быел 9600 гектар мәйданда утыртылды.
Уңышы да яхшы, татлы тамыр өлгереп җиткән. Санаулы минутлар эчендә басу уртасында чөгендер таулары барлыкка килә. Һава торышының яхшы торуы эшне туктатмыйча алып барырга мөмкинлек бирә.
– «Быелгы чөгендер алу кампаниясен уңышлы башкару өчен барлык шартлар бар. Яхшы һава торышы, заманча техника һәм тәҗрибәле кадрлар — уңышның төп гарантиясе. Көннәр аяз торганда, үз вакытында татлы тамырны җыеп алу бурычы тора,»- ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Нет комментариев