15 августтан Зәй районы кырларында көзге бодай чәчүне башладылар
Көзге кыр эшләре кызу темплар белән бара
Зәй районы аграрийлары урып-җыю эшләре белән беррәттән көзге чәчү эшләренә дә кереште. 15 августтан механизаторлар чәчүне башлады. Инде 100 гектар чамасы мәйданда эш башкарылган.
20 мең чамасы гектарда көзге бодай чәчеләчәк
Көзге бодайның уңышы һәр ел саен игенчеләрне сөендерә. Быел да зәйлеләр урак чорында параллель төстә әлеге төр бөртеклеләрне җир куенына кертеп калдырырга ашыга.
“Барлыгы 20 мең чамасы гектарда көзге бодай чәчергә планлаштырабыз. Яңгырлар яву гына эшне бераз тоткарлый. Әмма, чәчелгән бөртеккә җылы яңгыр да шифалы, шуңа күрә борчылырга урын юк һәр эш үз темпы белән бара”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Нет комментариев