17 августта “Гвардия” эзтабарлар отрядына яңа кушылган дүрт егет-кызның тормышында мөһим вакыйга булды — аларны эзтабарлар сафына кабул иттеләр
Тантаналы мизгел: эзтабар анты
Бу көннәрдә «Гвардия» отрядының 11 эзтабары Бөек Ватан сугышы булган урыннарда Волгоград өлкәсендә экспедициядә катнаша.
Эзтабарларның төп максаты – Ватанны саклаучыларның җәсәдләрен күтәрү һәм Сталинград сугышы чоры артефактларын табу. Һәр табылган предмет һәм һәр торгызылган язмыш – илебезне саклап калучылар турындагы хәтерне саклауга мөһим адым.
17 августта “Гвардия” эзтабарлар отрядына яңа кушылган дүрт егет-кызның тормышында мөһим вакыйга булды — аларны эзтабарлар сафына кабул иттеләр. Барысы да тантаналы мизгелдән башланды: яшьләр эзтабар антын укыдылар. Бу сүзләрдә — тарих һәм Ватанны саклаучылар истәлеге алдындагы зур җаваплылык. Һәрбер яңа әгъза өчен бу сүзләрне әйтү чын сынау һәм зур хөрмәт булды.
Эстафетаны символик тапшыру
Ант биргәннән соң, отряд җитәкчесе Виктор Никифоров эзтабарның төп кораллары — щуп һәм көрәк белән традицион йоланы үткәрде. Бу йола — гади формальлек кенә түгел, ә зур эзтабарлык эшен тапшыруның символик билгесе: хәзер яңа килгәннәр — тарихи хәтерне саклау кебек мөһим эшнең тулы хокуклы катнашучылары.
Еллар буе сыналган традиция
Мондый традиция отрядта күп еллар дәвамында яши һәм аның тарихының, рухының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Ул отрядка яңа килгәннәргә үзләре сайлаган юлның җитдилеген тоярга һәм һәр эзтабарның хезмәте ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңларга ярдәм итә. Бу вакыйга егетләр һәм кызлар өчен озын юлның башлангычы гына булыр дип ышанасы килә: беренче адымда гына тукталып калмыйча, онытылган каһарманнарның исемнәрен кайтару өчен алар әле күп тапкырлар экспедицияләргә чыгарлар.
Мөһим проект кысаларында
Чара «Тарихка кагыл, батырлыкны той» («Прикоснись к истории, ощути подвиг») проекты кысаларында узды. Проект «Татнефть» АҖ хәйрия фондының «Изгелек энергиясе-2026» социаль инициативалар конкурсы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Нет комментариев