17 августта Югары Шепкә мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына кунакка авылдашлары, бүгенге көндә Югары Мәлем авылында яшәүче Разия Рамазанова булды.
Волонтерлар янына күчтәнәчләр белән
Разия апа фронтка маскировка челтәрләре үрүчеләр өчен тәм-томнар әзерләп килгән иде. Күптән түгел ул Югары Мәлемдә дә игелекле эш башкаручы волонтерлар өчен шундый бәйрәм оештырды. Хәзер туган авылы Югары Шепкәдә маскировка челтәрләре үрүчеләрне хөрмәтләргә, изге эш башкарулары өчен рәхмәт әйтергә килгән иде. Разия апа – Югары Шепкә авылы кызы, Югары Мәлем килене.
– «Авылдашыбыз Разия апа маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар өчен чын мәҗлес оештырды. Үзе пешергән балан пирогы, чәкчәк бөтен бүлмәне хуш ис белән тутырды. Разия апа табын әзерләп кенә калмады, ул бәйрәмгә үзенең иҗатын — күңел аша узган шигырьләрен дә алып килде. Шигырьләренең hәр юлы күңел кылларын тибрәтте, һәр сүзе йөрәккә барып иңде. Ә аның йөрәк түреннән агылган моңы күңелләрне кояштай җылытты. «Тырыш кызлар» күңел җылысын өләшкән Разия апага чиксез рәхмәтле, чөнки бу чара чын күңелдән, изге ният белән эшләнде”, - ди Югары Шепкә авыл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гыйлаева.
Югары Шепкәнең тырыш кызлары
Югары Шепкә авылында маскировка челтәре үрергә 2023 елның февралендә керешкән иделәр. Бүгенге көнгә 1165 челтәр үрделәр. Бу бик зур сан!
Челтәр үрү өчен ятьмә, тукымаларны “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеменнән алалар. Әзер челтәрләрнең эченә хәрби егетләргә күчтәнәчләр, оекбаш-бияләйләр дә салып төрәләр.
Фронттан килгән рәхмәт
Маскировка челтәрләренә махсус хәрби операция зонасында, чыннан да, ихтыяҗ зур. Моны хәрби егетләр үзләре үк дәлилли. Ялга кайтучы егетләр маскировка челтәрләре үрүчеләр янына махсус килеп, рәхмәтләрен җиткерәләр.
Нет комментариев