Татарстанда  127 мең кеше яман шеш белән авырый
Сәламәтлек

Татарстанда 127 мең кеше яман шеш белән авырый

Октябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 19 меңнән артык онкологик авыру очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматларны Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев җиткерде.

Татарстанда бу елның ноябрь ахырына онкология диспансерында 127 меңгә якын кеше исәпләнә. Узган ел республикада 19,5 мең яңа яман шеш очрагы теркәлде – узган елга караганда 7,2%ка күбрәк, дип хәбәр итте профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры табиб-онкологы Артур Сәйфуллин.

Сәйфуллин билгеләп үткәнчә, авыру артуны никотин булган продукция куллану белән бәйлиләр. Ул эшләгән  12нче номерлы онкодиспансер бүлегендә  баш һәм муен шешләре булган пациентларга ярдәм күрсәтәләр, пациентларның яртысы диярлек  – ир-атлар, әмма хатын-кызлар өлеше акрынлап арта бара, дип өстәде ул.

Чыганак: Вести Татарстана

 


Нет комментариев