Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Алар халык сәламәтлеге сагында тора

Бигеш табиблык амбула-ториясендә үз эшенең осталары булган табиблар, медицина хезмәткәрләре эшли.

Әлеге амбулаториянең тарихы XX гасыр урталарына барып тоташа. Бигеш участок дәваханәсен авылдашлары, Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновның тормыш иптәше Разия апа ачкан. 2012 елда участок дәваханәсе табиблык амбулаториясе дип үзгәртелә. 

Бүген әлеге амбулаториядә  тирә-юньдәге 18 авыл халкына хезмәт күрсәтелә. Медицина учреждениесен тәҗрибәле һәм хөрмәтле җитәкче – баш табиб, терапевт  Валентин Москов җитәкли. Аның һөнәри юлы медицинага тугрылык үрнәге булып тора: ул – Татарстан Республикасының атказанган табибы. Биредә көндезге стационар да эшли, системалар да куялар, тәҗрибәле стоматологлар да бар.

Гомерендә бер тапкыр да теше сызламаган кеше сирәктер. Шул кечкенә генә теш авыртып интектергәндә дөньяның матурлыгы да күзгә күренми бит. Мәңге туктамас кебек тоелган теш авыртуыннан коткарган ак халатлы табиб тылсым иясе булып күренә. Бигеш табиблык амбулаториясендә хезмәт куючы тәҗрибәле стоматологларның берсе – Сәрия Шәйхетдинова. 

Сәрия Өлфәтовна – Бигеш авылы кызы. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетында укый. Аның һөнәри юлы 1992 елда башлана, 2003 елда Бигеш табиблык амбулаториясенә эшкә килә. 

“Тәҗрибәле табиб, ачык йөзле, тәмле сүзле ул Сәрия Өлфәтовна. Ягымлы сүзләре белән дә тешләрне дәвалап чыгара”, – диләр аның турында.

Медицинада үз  һөнәреңне яратмыйча эшләп булмый.  Бигеш табиблык амбулаториясендә Валентин Москов җитәкчелегендә зур тәҗрибәле, бердәм профессионаллар командасы эшли. 

Гомуми эшкә фельдшерлар һәм шәфкать туташлары бәяләп бетергесез өлеш кертәләр: алар – 25 ел хезмәт стажы булган фельдшер Гөлшат Мостафина, 38 ел медицина тармагында хезмәт куючы өлкән шәфкать туташы Фәридә Әгъләмова, процедуралар ясаучы шәфкать туташы Резеда Шакурова (хезмәт стажы 35 ел) һәм физиотерапия белгече Энҗе Җамалиева  (33 ел эш стажы). Чисталыкны һәм стерильлекне санитаркалар  Рузалия Мөхәммәтханова  һәм Гүзәлия Яруллина тәэмин итә, алар да учреждениедә озак еллар хезмәт куя. 

Пациентлар  амбулаториянең медицина хезмәткәрләре турында бары җылы рәхмәт сүзләре генә әйтә. 

«Бу амбулаториядә пациентларны һәрвакыт елмаеп каршы алалар. Хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез», – ди пациентлар.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев