Тәмәке тарту — саулыкка зыян сала
Тиздән 21 ноябрьдә бөтен дөньяда тәмәке көйрәтүдән баш тарту көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Тәмәке тартсаң, аз яшисең» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Анда 4нче мәктәпнең 7 А сыйныфы укучылары катнашты.
Сәламәтлек сәгатен китапханәче Зөлфия Гыйльманова үткәрде. Иң башта ул балаларга тәмәкенең саулыкка никадәр зыян китерүе турында галимнәр язган фәнни мәкаләләрдән мәгълүматлар бирде. Аннан тартуның куркыныч нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде. Балалар үзара әңгәмәдә катнашып, үзләренең тәмәке тартуга карата фикерләре белән уртаклаштылар.
Соңыннан укучылар тәмәке тартуга каршы плакатлар ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
«Балалар һәртөрле биремнәрне дә яхшы үтәде. Ә иң мөһиме алар тәмәке тартуның зыяны турында аңлап бу начар гадәттән читтә торырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр. Сәламәтлек — кеше өчен иң кыйммәтлесе. Аны бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барып, спорт белән шөгыльләнеп, начар гадәтләрне гамәлгә кертмичә генә саклап була», — диде Зөлфия Ильгат кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев