Табиб киңәшләре
Район үзәк дәваханәсендә А һәм В гриппы, шулай ук яңа COVID-19 очраклары белән авыручылар саны шактый артуын ассызыклыйлар.
«Медицина учреждениесе көчәйтелгән режимда эшли, ә пациентлар арасында олылар да, балалар да, хәтта гаиләләре белән авыручылар да бар. Нигездә грипптан прививка ясатмаган кешеләр авырый», — ди йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин.
А һәм В гриппы аеруча куркыныч тудыра, алар COVID-19га караганда авыррак уза һәм еш өзлегүләргә китерә.
Грипптан төп өзлегүләр үпкә ялкынсыну, үзәк нерв системасының зарарлануы, лор-авырулары, сулыш юлларының авыр зарарлануына китерергә мөмкин.
Вакцинация профилактиканың төп ысулы булып кала, бигрәк тә хроник авырулары һәм иммунитеты какшаган кешеләр өчен.
Табиблар авыруны йоктыру куркынычын киметү өчен берничә киңәш тә бирә: авыруны гаиләдә изоляцияләргә, бүлмәне даими җилләтергә, өслекләрне эшкәртү өчен дезинфекцияләү чараларын кулланырга. Шулай ук профилактик прививка ясату мөһим. Беренче симптомнар булганда (югары температура, хәлсезлек, йөткерү) табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев