Районда коронавирус белән авыручылар саны арта бара.
Узган атнада 56 кешегә әлеге диагноз куелган (аннан алдагы атнада бу сан 32 булган).
“Районда коронавирус белән чирләүчеләр саны арта. Ә прививка ясатучылар саны кими бара. Күпләрнең ревакцинация вакыты чыккан, прививканы яңадан ясату кирәк”, – ди табиблар.
Нигәдер күпчелек ревакцинациягә ашыкмый. Прививка ясатмаган өлкән яшьтәге кешеләр аеруча борчу уята, чөнки алар калганнарга караганда коронавирус китереп чыгарган өзлегүләргә күбрәк дучар булалар.
"Безне иң борчый торган мәсьәлә ул – ревакцинация. Кабат вакцинация үтмәүчеләр саны арта. Бу безне хафага сала. Зәйлеләргә моңа игътибар итәргә һәм ярты ел вакыттан соң ревакцинация үтәргә чакырабыз", – ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев