Шикәр диабетына каршы көрәштә бергәләп
14 ноябрьдә бөтен дөньяда шикәр чире белән көрәш көне билгеләп үтелә.
Әлеге мөһим вакыйга кысаларында Зәй районында 10 - 16 ноябрьдә район үзәк дәваханәсе оештырган тематик атна уза. Чаралар «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, аның төп бурычы — гражданнарның гомер озынлыгын арттыру.
Керәкәс ФАПы фельдшеры Рушания Исламова авыл халкы өчен «Шикәр диабетын профилактикалау»темасына әңгәмә үткәрде. Ул риск факторлары, дөрес туклануның мөһимлеге һәм даими физик активлык турында сөйләде.
Атна дәвамында шәһәр һәм район медицина учреждениеләрендә шулай ук тематик акцияләр, консультацияләр һәм «сәламәтлек мәктәбе»дәресләре уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев